.RU

Ренат Харис “Тукайның - 70 яшь тулуга багышланган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция материаллары Казан 2011



^ Ренат Харис “Тукайның

мәхәббәт төшләре”


Без Тукай образын чагылдырган Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре”, М.Әгъләмнең “Тукайдан хатлар”, Ә.Баянның “Каракош”, Э.Шәрифулинаның “Без – Тукайлы!” һәм И.Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” әсәрләрен укыдык.

М. Әгъләм Тукае туры, гадел Тукай, Э. Шәрифуллина Тукае халыкка якын Тукай, Ә. Баян белән И. Юзеев Тукае зур бәхетсезлекләргә, сәяси эзәрлекләүләргә дучар булган Тукай, Р. Харис Тукае – фәрештә, юламан, шагыйрь. Димәк, һәр шагыйрь Тукайны үзенчә сурәтли, аның аерым бер сыйфатына басым ясый. Мин Ренат Харис әсәрен тикшерергә һәм аның турында язарга булдым.

“Тукайның мәхәббәт төшләре”ндә татар милләт кешеләренең күбесенә мәгълүм булган шагыйрьнең ачы язмышы сурәтләнә: менә Тукайга 5 ай булыр-булмас әтисе үлә, менә әнисе башка иргә кияүгә чыга, ул да үлә, менә “күгәрченнәр арасында артык чәүкә” булып яшәргә дучар була, менә мең сугыла һәм егыла, менә ул ялгыз: яшәргә йорты, сөйгәне дә юк... Зур булмаган драматик поэма эченә Тукайның “Исемдә калганнар”ы да, шуның өстенә егерме ике яшенә кадәр күргәннәре дә сыеп беткән. Күпне күргән шул Тукай... Бәлки шуның кадәр күрмәгән булса Бөек Тукай була да алмас иде.

Р. Харисның:

“... башың яшь булса да,

гомер йөгең

йөз яшәгән картларныкы...” –


дигән юллары бар. Әлеге юлларга зур мәгънә салынган. Соңрак ул аны ассызыклап “үсмер аксакалыбыз” дип тә бирә (“сакаллы сабый” оксюморонын ишеткән бар иде, ә “үсмер аксакал”ны беренче тапкыр ишетәм). Чынлап та, 27 яшенә җитеп дөнья куйган шагыйрь йөз яшәгән картлар кайгы-хәсрәтен, бәла-казасын күргән.

Әсәрне укыганда шунысы кызык: автор Газраилне башта Фәрештә итеп бирә. Укыганда да күз алдына ак фәрештә килеп баса, аның Тукай өчен борчылып, хәсрәтләнеп йөргәнен дә күрәбез. Фәрештәнең Газраил икәнен белгәч, аптырап китәсең, ни өчен Р. Харис Газраилне фәрештә итеп, миһербанлы һәм мәрхәмәтле итеп бирә икән? Минемчә, хәтта Газраил булып Газраилне дә Тукайның ачы язмышы битараф калдыра алмаган һәм шуңа да шагыйрьне яшәүгә өметләндергән:

“Ә Яшәеш агачында

Синең яфрак әле яшел...

Дөрес, тап бар бер очында...”


Шагыйрь поэмага Фатих образын кертеп тә зур отыш алган. Чөнки, беренчедән, вакыйгалар безгә чынбарлыкта булган кебек тоела. Икенчедән, “җилбәзәк” Фатихтан башка поэма гел пессимизмнан гына торыр иде. Фатих белән кызлар арасында булган такмак әйтешүләр халкыбызның матур гореф-гадәтләрен, җор телле булуын күрсәтә.

Автор шагыйрь гомеренең кыскалыгын, шул вакытта ук яктылыгын, кирәклелеген күрсәтү өчен күп урында янып торучы шәм образын куллана.

Ренат Харисның тагын бер яңалыгы: Тукайның мәхәббәтенә яңа исем кушуы (кайберәүләр аның мәхәббәтен платоник ди, ә автор үзенчә атый):

“... Һәм бар

Тукай мәхәббәте –

Саф, үкенечле, аек...”


Димәк, Тукай мәхәббәте саф, үкенечле, аек мәхәббәт.

Автор “Тукайның мәхәббәт төшләре” драматик поэмасында күп проблемалар күтәреп чыга. Шуларның кайберләре турында тулырак язарга тырышырмын.

Шагыйрь сәяси проблема күтәрә. Г. Тукай белән Ф. Әмирхан сәясәт кысаларында гына язарга тиеш булалар. Ул кысаларның төгәл чиге бар һәм аларны узарга ярамый. “Сәясәт кислота кебек – көмеш каләмне дә бозган”, тик Тукай үз кыйбласына тугры калган. Сүз иреге проблемасы ул чакта кабыргасы белән торса да, “Сорыкортларга” кебек шигырьләрен яза алган шагыйрь.

Ирекле мәхәббәт проблемасын да читләтеп үтми Р. Харис. Хәзерге вакытта бит күп “ир-атның иң яратканы –

матур кызлар куены...

...Кер дә чум,

кер дә чум –

бар ләззәтне татып кал!”


Кызганычка каршы, хатын-кызларның да, ир-атларның да җенси мөнәсәбәткә җиңел караган чорында яшибез. Ренат Харис әлеге проблемага карата булган үз позициясен укучыларга төгәл күрсәтә.

Хәзерге язучылар язмышы ничек соң? Харис аны болай итеп сурәтли:


“Төп” эштән бушагач кына

иҗат итү безгә язган...”


Ник дигәндә, бездә иҗат итеп кенә тамак туйдырып булмый, шуңа күрә иҗат икенче урынга чыга. Бу урында яшь шагыйрь Р.Мөхәммәтшинның президент алдында ясаган чыгышы искә төшә: “Хәерче язучы ни турында яза ала? Әлбәттә, үзен чолгап алган хәерче дөнья турында”... Әгәр дә татарларда иҗат беренче урынга чыккан булса, һич шигем юк, татар әдәбиятының бүгенге торышы күпкә югарырак булыр иде.

Тагын бер проблема, ул да булса, татарларда Пушкиннар укып чыккан лицейлар да, Лермонтов белем алган пансионнар да булмаган, шул бердән-бер “Шәрык” клубы гына булган. Татарлар һәрвакыт үзләрен үзләре ясаган, ә русларда бу турыда дәүләт кайгырткан. Уйласаң уйланырлык җирләр бик күп бу әсәрдә.

Р.Харис “Тукайның мәхәббәт төшләре” драматик поэмасы нигезенә Тукай үзе күргән өч төшне сала. Беренче төштә Тукай Фәрештә (соңыннан Газраил икәнен беләбез) белән очраша. Икенче төшендә Тукай Шүрәле, Газраил, үзенең бала чагы – Апуш, карт белән очраша. Өченче төшендә генә Зәйтүнәне һәм Газраилне күрә. Ә поэма “Тукайның мәхәббәт төшләре” дип атала. Минемчә, исеме поэманың эчтәлегенә туры килеп бетми. Поэманы укып бетергәч, тагын бер уй килде, ни өчен Ренат Харис төшләрендә генә булса да, Тукай белән Зәйтүнәне кавыштырмый, бәхетле итми икән? Тукай бит лаек моңа!..

Ренат Харис Тукаен:

“... өч бөек нур эретмәсе:

шагыйрь, фәрештә, юламан...” дип бирә.


Шагыйрь... Ул гына да түгел, шагыйрьләр шагыйре ул Тукай. Бер гасырдан артык тикшерелә, өйрәнелә, сокландыра, яраттыра, үрнәк бирә.

Фәрештә... Тукай бер вакытта да үзен генә кайгыртмый. Үз иле, үз дәүләте, үз милләте, үз халкы, үзен чолгап алган кешеләр турында уйлый, үзен алар өчен корбан итә. Ул да Фәрештә кебек ак, саф, миһербанлы, тугры...

Юламан... Тукай ул милли поэзиягә нигез салучы һәм классик стильне тудыручы, Пушкин кебек үк “бөтен башлангычның башлангычы” булып тора. Үз артыннан күпме кешеләргә ул юл күрсәткән, адашмасыннар өчен тугры шигырьләрен калдырган һәм әле күпме кешеләр өчен ул үрнәк булачак...

Менә Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” драматик поэмасында Тукай образы минем өчен шулай ачылды.


Ландыш Мотыйгуллина,

фәнни җитәкче: ФФ.Хәсәнова


^ Ренат Харисның “Төрки телләр” шигыре


Күренекле каләм ияләре үзләренең иҗат җимешләре булган әсәрләрен төрле темага багышлап язалар. Әйтик, мәсәлән, табигать, мәхәббәт, сәясәт темалары. Шул ук вакытта татар әдәбиятының һәр чоры һәм хәзерге поэзиясендә татар халкының, татар теленең, төрки телләрнең гыйбрәтле язмышына багышлап язылган әсәрләре бик куп.

Шул нисбәттән, Ренат Харис иҗатына күз салсак, аның шигырьләре арасында да татар халкы, төрки телләр кардәшлеге темасына багышланган. Мәсәлән, “Төрки телләр” шигыре алда әйтелгәннәрне раслый. Шигырь биш строфадан гына торса да, үзебезнең төрки телләр гаиләсеннән чыккан татар теленең тарихын бу әсәрне укып чыгып та, күз алдына китереп була.

Билгеле булганча, төрки телләр гаиләсен төрек, азербайҗан, үзбәк, татар, башкорт, кыргыз, төрекмән, казах, карачай-балкар, ногай, чуваш, гагауз, кырым татарлары теле, уйгыр, тува, хакас, якут, алтай, каракалпак телләре формалаштыра. Бер гаилә эчендә яшәүгә карамастан, бу телләр мәгънә, форма, аваз системасының бирелеше буенча төрле. Мәсәлән, татар һәм төрекмән телләрен чагыштырсак, татар телендәге УН (рус. десять) сүзе төрекмән телендә ОН дип әйтелә. ОН (рус. мука) сүзе татар телендә дә бар, тик сүзнең мәгънәсе камыр ризыклары пешерүдә файдаланыла торган мәтдане аңлата.

Ренат Харисның “Төрки телләр” шигыренең беренче куплетының беренче ике строфасында алда әйтеп үткәннәр турында яза да инде:


Төрки телләр шактый аерылышкан...

Сүзләр бер үк... Мәгънә төрлерәк...


Шулай ук чуваш телендәге СУЛ сүзе татар телендә ЮЛ дип әйтелә. Ә бит татар телендә дә СУЛ (рус. левый) бар, тик ул юлны аңлатмый.

Дөресен әйткәндә, шагыйрь үзе бер гаилә эченә кергән телләр турында язса да, халыкны күз алдында тота. Моны исбатлап күрсәтик. Беренчедән, тел- ул аралашу коралы. Икенчедән, тел булгач, сөйләш – аралашу чарасы – да бар. Моннан чыгып шуны әйтергә кирәк: тел һәм сөйләш булгач, димәк шушы төрки телләр гаиләсенә кергән һәм аның эчендәге билгеле бер яки берничә телне үзләштергән кеше, милләт бар дигән сүз. Төрки халык.

Татарстан Республикасы Чуваш Республикасы белән, ягъни төрки халыкны тәшкил иткән татарлар һәм чувашлар янәшә яшәсәләр дә, күргәнебезчә, тел системасы, мәгънә бирелеше һәм шулай ук гореф-гадәтләре белән бик аерылып торалар. Хәтта төрки халык дип саналган татар ир-аты яки хатын-кызы шул ук төрки гаиләсенә кергән чуваш хатын–кызны яисә ир-атын яратса,аларның гаилә әгъзалары күбесенчә мондый катнаш гаилә корырга ризасызлык белдерәчәк. Ә ни өчен? Телләре, халкы бер гаилә эченә карый бит. Ренат Харис та мондый фикер йөртә түгелме:


Күрше яшәсәк тә гомер бакый,

яшәгәнбез икән бик ерак.

Кардәшлекне истә тотсак та без,

аз йөрештек хәтта кирәктә –

былбылларыбыз да сирәк кунды

йөрәктәге төрки тирәккә.

Автор алда әйтелгәннәрне, ягъни төрки булса да , татарларга якын булса да, татар булмаган милләт белән татар кешесе, туган теле, татар теле кушылса, бу газиз ана теленең югалачагын ассызыклый.

Аерылганны аю ашар, диләр...


Шигырь төрки телләр турында язылса, Р.Харис күпчелеге арасыннан татар телен югары күтәреп чыга. Татар халкының, татар теленең күп гасырлы тарихлы булуын искәртә. Дөрес, татар халкы һәм аның теле күп тапкырлар “аю-бүреләрдән талана”. Мәсәлән, башта монголлар Алтын Урданы басып ала, аннан Явыз Иван тарафыннан җәберләнә Казан ханлыгы, ә хәзерге көннәрдә исә Татарстан Республикасы рус–татар икетеллелегендә яши. Тик шулай да бөек татар теле югалмый, чөнки “ул куәтле, дәртле, җылы, төз!”

Автор татар телен барлык телләрдән дә югары дәрҗәгә куя. Әлбәттә, барча халыклар да үз телләрен яклыйлар, хуплыйлар һәм аның тарихтан югалмавы өчен көрәшәләр.

Нәтиҗә чыгарып әйткәндә, шигырьдә тел аша төркиләр гаиләсенә кергән халыкның ни дәрәҗәдә бер-берсеннән ерак булуларын күрдек.


Айсылу Лотфуллина,

фәнни җитәкче: Ф.Ф.Хәсәнова


Һәркемнең бар үз Тукае...


Шигъриятнең асылын шигырьчеләр түгел, чын шагыйрьләр билгели. Әлеге фикер XXгасыр башында иҗат иткән иң ялкынлы, милли рухлы, туры сүзле милләтпәрвәр халык шагыйре Г.Тукайга карата әйтелгәндер. Г.Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына битараф калган кешеләр юктыр, мөгаен! Язмышның рәхимсез җилләре шагыйрьне бик еш сагалап йөри. Өйдән-өйгә, кулдан кулга күчә Тукай... Ата-анасын яшьли югалта , ятим кала. Артык кашык булып йөрергә кала аңа. Зур тормышка аяк баскач та әле, язмыш Тукайга сынауларын яудырып кына тора. Хыянәтьче-шымчылар, хәйләкәр-астыртыннар чорнап ала үзен, аяк чалучылар күп була. Ләкин шагыйрь аларның коткысына бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Татар милләте өчен янып яшәвен дәвам иттерә.

Бөек шагыйребез Г.Тукай иҗаты, тормыш юлы әдипләребезне уйланырга, кулга каләм алырга мәҗбүр итә. Әлеге әдипнең язмышына, иҗатына битараф калу мөмкин түгел. Хәзерге татар шигъриятендә Г.Тукай образын сүрәтләү киң колач алды. Күп кенә танылган шагыйрьләребез бу эшкә зур җаваплылык белән алындылар. Төрле шагыйрь Тукайны төрлечә ачырга тырыша, һәркемнең үз Тукае...

Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты - Ренат Харисның да бар үз Тукае. Шагыйрьнең “Тукайның мәхәббәт төшләре” исемле драматик поэмасында Тукай татар халкының таянычы, киңәшчесе, фәрештәсе, юлаучысы итеп бирелә. Моңа әлеге юллар дәлил:


“Татар Тукайга сыена,

Язмышы юл көткән саен,

Һәркем белән сөйләшергә

Тукай таба рәтен-җаен.

Татарның һәр соравына

үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

үз Тукае шуңа күрә.

...Минем дә бар үз Тукаем!

Күңелемдә яши иман

Өч бөек нур эретмәсе:

Шагыйрь, фәрештә, юламан...


Әлеге өзек драматик поэманың прологында урын алган. Әсәрдә конфликт Фатих белән Газраил, Зәйтүнә белән Газраил арасында һәм Тукайның үз эчендә бара (акыл белән хис конфликты). Поэма романтик рух белән сугарылган. Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте үзәктә тора. Ләкин бу мәхәббәт бәхетле чишелешле түгел, платоник мәхәббәт. Тукай үзенең үләчәген белә:

“Тиз сүнәчәк гомерем шәме...

Артык иртә китәчәкмен...” – ди.


Шуңа күрә дә Зәйтүнәдән баш тарта:

“Җаныма кертсәм дә сине,

Тормышыма кертмәмен –

Икебезне дә бәхетсез,

итмәмен, юк итмәмен!..”


Әлеге поэмада Тукайның балачагы да урын алган. Ул төш алымы белән кертелгән:

“Син бит бу, минем балачак,

Син бит бу – изге вакыт!

Чит бусагада мин торам

Аягым бозга катып.

Шул туңуларның суыгы

әле дә миндә яши,

әле дә күземнән кипми

синең, Апуш, күз яшең”.


Димәк, Р.Харисның Тукае романтик шәхес, “өч бөек нур әретмәсе: шагыйрь, фәрештә, юламан”. Г.Тукай язмышына охшаш авыр язмышлы шагыйребез Мөдәррис Әгъләмов “Тукайдан хатлар” поэмасында исә, Тукайны гадел, сабыр, халыкчан итеп күрә. Шуны поэмасы аша дәлилли:

“Ишек тышлар өчен чыпта итеп

Суксалар да сине телгәләп,

Син түзәргә тиеш –

Сабырлык ул

Халкың белән туган бер гадәт.”

Поэма тартмалы композиция рәвешендә язылган, хатлар стиле өстенлек итә. Поэманың “Кереш” өлешендә үзәктә гаделлек идеясе. Кояш гаделлек символы итеп бирелә. Тукайны шул “кояш” итеп күрәбез, ул да гадел, халыкчан. “Багышлау” өлешендә шагыйрь барлык укучыларга мөрәҗәгать итә:

“Бу поэма Сезгә – һәммәгезгә!

Үзенә дип кабул итә аны

Бу юлларны язган бәндәгез дә.

Бу поэма Сезгә – һәммәгезгә!”


Поэмада һәр бүлек башында Тукайның дусларына язылган хатлардан өзекләр китерелә:

“Мин әле кая барам?” Ф.Әмирханга...

М.Әгъләмов Тукайны милли корбан итеп тә күрә:

“Якынлаша Корбан бәйрәмнәре,

Затлырак мал кирәк корбанга:

Милләт өчен корбан бетәмени

Тукайларың туып торганда.”


...Тукай образын һәр шагыйрь үзенчә ачты, үз Тукаен күрде. Р.Харис Тукае, күргәнебезчә, романтик шагыйрь, халыкның таянычы, фәрештәсе, юламаны. М.Әгъләмов Тукае исә, гадел, сабыр, халыкчан, хәтта милли корбан да! Һәркемнең үз Тукае, күңеленә якын Тукай!...


Сөмбел Хамаянова,

фәнни җитәкче: Ф.Ф.Хәсәнова


^ Р.Харис һәм М.Әгъләм поэмаларындагы Тукай образы


Үзенең күңелгә моң, җыр сала, йөрәкләрне канатландыра торган энҗе ташларга тиң шигырьләр иҗат итүче шагыйрьләре белән татар халкы хәзерге заман татар шигъриятендә алгы позициядә бара. Авыр һәм шатландыргыч вакыйгаларны да, бәхетле мизгелләрне дә шигырь юлларына төреп халыкка җиткерәләр. Бүгенге көндә иҗат җимешләре белән илһамландырып торучы татар шагыйрьләренең саны бик күп һәм аларның чишмәбашы итеп бөек шагыйребез Габдулла Тукайны атарга кирәк. Ул һәр татар милләтеннән булган адәм баласының күңелендә мәңге яши. Хәтта тормышны ихлас күзлектән карау юлын, динне сайлаган бабаларыбыз да “Тәравих” намазын “Туган тел” көенә салып укый.

Габдулла Тукай үзенең халыкка калдырган мирасы белән генә түгел, ә күп кенә шагыйрь-язучыларыбызның әсәрләрендә үлмәс образ булып тора. Шулардан Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре”, М.Әгъләмнең “Тукайдан хатлар”, Ә.Шәрифуллинаның “Без Тукайлы” поэмаларын, Ә.Баянның “Каракош” шигъри трагедиясен һ.б. атап китәргә була.

Һәр шагыйрьнең үз Тукае бар. Аны без романтик та, сатирик та, гаделлек символы, халык улы образы буларак та күрәбез. Р.Харис та үзенең “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасының пролог өлешендә: “Минем дә бар үз Тукаем” дип яза. Биредә ул 22 яшьлек романтик егет буларак бирелә. Ул мәхәббәт хисләре дәрьясында йөзә һәм болар барысы да төш сюжеты буларак бирелә:


...Әнә йоклый сабыйларча,

ләкин төшләр күрә-күрә.

^ Төш ишеген өреп ачып,

Тукай төшләренә керәм...


Төш ишеген ачу әкияти алым буларак кулланыла һәм автор сихри дөньяга аяк баса. Драматик поэмада сюжет сызыклары хис-кичерешләр белән бергә чиратлашып бара. Вакыйгаларны кыскача гына түбәндәге тәртиптә күрсәтергә була:


1) “Әльислах” газетасы редакциясендә Тукай Фатих белән гаилә кору турында сөйләшә.

2) Төшләрендә Шүрәле белән очраша, бала-чагын исенә төшерә.

3) Печән базарында Апушны асрамага бирәләр.

4) “Шәрык клубы”нда Тукай Фатихка Зәйтүнәгә булган хисләре турында сөйли.

5) Төшендә Зөйтүнә белән Газраил Тукай өчен тарткалаша.

6) Идел яры пристанендә Тукай белән Зәйтүнә бер-берләрен күрмичә генә саубуллашалар.


Күреп үткәнебезчә, Тукайның төшләре якты һәм караңгы төсләр контрастлыгында бирелә. Зәйтүнә һәм аңа булган хисләр аларны якты итсә, дини-мифологик образдан булган Газраил аларны шомландыра, караңгы чоңгылга алып төшә. Поэмада яшәү һәм үлем темасы өстенлек итә. Автор яшәүне бары мәхәббәт аша гына күрә. Шуның өчен ул Фатих образы аша түбәндәге шигъри юлларны әйттерә:


^ ...Мәхәббәт ул көчле канат биреп,

йолдызларга җанны тидерә.

Йолдыз нуры ага башлый тәндә

Һәм җылыта бөтен гомерне.

Нинди бәхет – йөрәгеңдә йөртү

мәхәббәтнең кайнар күмерен!


Әйе, Тукай боларны үзе дә төшенә, ләкин:

^ ...Ләкин берәр туташ��а

гашыйк булудан куркамын,

ә гашыйк итүдән бигрәк тә!


Сәбәбен киләсе икеюллыктан күрергә була:

Тиз сүнәчәк гомерем шәме...

Артык иртә китәчәкмен...


Шагыйрь үзенең фаҗигале язмышын төшләреннән чыгып юрый. Чөнки төштә Газраилне күрү һәм курай уйнау үлем-җитемгә. Тукай бакый дөньяга күчү турында уен күңеленә сеңдерә. Калган гомерен аны бары Зәйтүнәгә булган мәхәббәте генә яшәтә. Ул аны илһамландырып, көч биреп тора:


Җир яшәрмәс, гөл ачылмас –

төшми ягыр тамчысы;

кайдан алсын шигъри шагыйрь,

булмаса илһамчысы?


Ә Тукайга күп кирәкми, ул аздан да канәгать булып яши. Зәйтүнә аңа чәчәк биргәндә ялгыш куллары тиеп киткәч, шагыйрь болай ди:


...әйләнеп китте башларым –

очтым-очтым,

җәннәт җиле иңнәремнән

мине кочты...


Ләкин, кызганычка каршы, Газраил җиңеп чыга һәм Тукай аңа буйсына. Р.Харис өчен Тукай:

^ ...Күңелемдә яши ам��н

өч бөек нур эретмәсе:

шагыйрь, фәрештә, юламан...


Шагыйрь – иҗатчы, фәрештә – изге дини мифологик яктан Тукайны характерласа, юламан буларак ул юлчы, алдан әйдәп баручы, бүгенге көндә дә аның шул урынны алып торуын күрәбез.

Ә менә М.Әгъләмов “Тукайдан хатлар” поэмасында әлеге образны башка яктан ача. Биредә автор Тукайны кояш белән тиңли һәм гаделлек символын алга чыгара:


^ Уйланырга вакыт, тирәлектә

Талкыса да гайбәт сине, мине –

Баш өстендә кояш

Тугъры карый...

Ә калганы аның үзгәрүле.


Әшәкеме кеше, әйбәтме, баймы ул, ярлымы, кояш һәммәсенә дә нурларын тигез чәчә. Тукай да кешеләргә үз иҗатында тигез карый. Ярлы яшәсә дә, нинди генә байлар килеп аңа үзләре турында берәр шигъри формада мәдхия язарга кушсалар да, ул андый байлыкка кызыкмый һәм бирешми.

“Тукайдан хатлар” тартмалы композиция алымы, хатлар стилендә язылган. Автор Тукайның язган хатларына шигъри юллар белән үзенең мөнәсәбәтен белдереп бара. Поэма гражданлык пафосы белән сугарылган. Автор биредә кешелекнең, җәмгыятьнең кая баруын, нинди түбәнлеккә тәгәрәвен тәнкыйтьли, тормышның актуаль проблемаларын күтәрә, шуңа күрә ул уйланырга чакыра:


күкрәгеңдә кояш – йөрәк барда

Уйлан,

Күтәрел дә нәкъ уртага

Яшәп була кояш астында да...

...Ашыгучан булып кыйланырга,

Вакыт уйланырга”


“Ниһаять авылга кайтып җиттем”, – дип яза Тукай Г.Шәрәфкә. Лирик герой аңа каршы Тукайның бала-чагында нинди генә михнәтләргә тарыткан авылын ни дәрәҗәдә сагынуын әйтә:


^ Ишек тышлар өчен чыпта итеп

Суксалар да сине телгәләп,

Син түзәргә тиеш –

Сабырлык ул

Халкың белән туган бер гадәт.


“Җирдә апрель” бүлегендә Тукай С.Сүнчәләйгә хат яза. Татар халкын үстерүдә күп көч куйган шәхесләрне, мәгърифәтчеләрне барлый:

^ Курку белмәс Курсавиның...

...Бәргәләнүләре Кандалыйның...

...Әче телле чәчән Акмулланың...

... “Йосыф-Зөләйха”сын Кол Галинең...

...Бер фидакяр Каюм Насыйриның...


Хезмәтләре мәңге үлмәс аларның. Бу бүлектә автор 90 еллардагы милли азатлык хәрәкәте турында үзенең фикерен белдерә. “Соңгы сүз” бүлегендә лирик герой болай дип яза:

^ Көрәшче һәм шагыйрь,

Сиксән биш ел

Элек язган язма, хатлар белән

Кулым пеште,

Уттан гайре берни тапмадым.


М.Әгъләмов әлеге поэмада шагыйрьне язган хатлары белән бүгенге көнгә кайтара. “Утлы күмер”дип бирүе аның әле хатларның мәгънәсе югалмаганлыгын, бүгенге көндә дә аларда актуаль проблемалар ярылып ятканын күрсәтә. Утлы күмергә өреп җибәрсәң, алар әле ялкынланып китәргә мөмкиннәр. Ул мәсьәләләрне бүген дә халык арасында күтәрергә кирәклеген әйтә.

Тукай хөкүмәтнең гаделсезлеге алга таба да дәвам итәргә мөмкин, дип фаразлый. Кая бара бу тормыш дигән уйлары белән ул Фатих Әмирханга “Мин әле кая барам”, дип хат яза. Автор аңа каршы болай:

^ Уйламагандыр да халыкларның

Кышкы сарайларны аласын.

“Тәфтиләү”не җырлап Җәлилләрнең

Гильотиналарга барасы.

Уйламагандыр да...

Ә ул менә,

Әверелеп халык җанына,

Кирәк чакта алгы сафка басты

Ил сагына

Ватан сагына.


Тукайның бакый дөньяга күчкәненнән бирле ул үлемсез. Шул хакта соңгы строфа ассызыклый.

^ Алда торган яңа гасырда да

Ул эталон булып калачак.

Җырларыбыз белән – безнең белән

Бездән соң да бергә барачак,

Барачак!

Әлеге ике шагыйрьнең поэмаларыннан күренгәнчә, Тукай образы аларда үлем белән тәмамланмый. Шагыйрьләр аның алга таба да яшәешен күрсәтә алганнар.


Алсу Корбангалиева,

фәнни җитәкче: Ф.Ф.Хәсәнова


^ Р.Харис һәм М.Әъләм поэмаларындагы Тукай образы


Габдулла Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле уйлар, төрле хисләр туа. Кечкенәдән аның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н өйрәнеп, “Туган тел” шигырен ятлап, “Исемдә калганнар”ын укып, күпмедер дәрәҗәдә аның тормышы белән танышкан кеше әлеге бөек шәхескә битараф кала алмый. Гомумән, татар милләтенә генә түгел, башка күп кенә халыкларга да бу исем яхшы таныш. Русларның Пушкины, инглизләрнең Шекспиры, Байроны булган кебек, безнең милләтнең дә үз Тукае бар.

Бөтен XX гасыр дәвамында һәм хәзерге яңа гасырда да аның иҗаты өйрәнелә, әсәрләре яратып укыла. Күп әсәрләренең бүгенге көндә дә актуаль булуы аның иҗатының уникальлеген, ә Тукайның бөек талант иясе булуын раслый.

Күп кенә язучы-әдипләрне, тәнкыйтьчеләрне һәм әдәбият белгечләрен аның иҗаты гына түгел, нәкъ менә аның шәхесе һәм яшәү кыйбласы да кызыксындыра. Шуңа күрә дә безнең әдәбиятта “Тукай образы” үзенә бер аерым урынны били. Күп кенә язучылар, шагыйрьләр аны үз әсәрләренең төп герое итеп кертеп җибәрәләр һәм аны төрле яклап ачалар. Р.Харис, Ә.Баян, М.Әгъләм, И.Юзеев, Э.Шәрифуллина, Р.Батулла – шулар арасында иң күренеклеләре.

Әлбәттә, һәр кеше Тукайны, аның иҗатын үзенчә аңлый һәм кабул итә. Р.Харис сүзләре белән әйтсәк:

Һәр татарның йөрәгендә

үз Тукае шуңа күрә.

Һәрбер әдип Тукай образын үзенчә бирә, һәр яңа әсәрдә ул үзенчәлекле яклары белән ачыла. И.Юзеев һәм Ә.Баян трагедияләрендә Тукайның фаҗигасе, авыр, кимсетүләргә дучар ителгән язмышы сурәтләнсә, Р.Харисның Тукае романтик герой буларак күзаллана. Ә Э.Шәрифуллина исә бу образны ачуда бөтенләй башка юлны сайлый. Поэмасында Тукайның әсәрләреннән өзекләр китереп, шул өзекләргә үзенең бәясен биреп, үз фикерен әйтеп бара. Әсәрдә Тукайның туган авылы Кушлавыч, шагыйрь булып җитлегүендә зур роль уйнаган Кырлай, әти-әнисе турындагы истәлекләрне яңартып, автор төп идеяне ача һәм әсәрне шундый юллар белән тәмамлый:


Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

Әлеге поэмада татарның милли сыйфатларына күбрәк урын бирелә һәм автор Тукайның чын “халык улы” булуын исбатлый.

И.Юзеев үзенең “Очты дөнья читлегеннән” шигъри трагедиясендә төп идеяне халык авызыннан әйттерә:


Күтәрелдең бөеклеккә – халыкка борып йөзең,

Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең.

Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз.

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

Автор Тукайны күктәге Кояш, Ай белән тиңләштерә. Ә.Баянның “Каракош” трагедиясенә тарихилык хас. Автор Тукай образын ачуда С.Сүнчәләй, Ф.Әмирхан, Г.Камал образларын кертеп җибәрә. “Әлгасрелҗәдит”, “Уклар” журналларының эшчәнлеге турында да берникадәр мәгълүмат бирә. Автор, әсәрдә Тукайның фаҗигале язмышын ачу өчен, Каракош образын кертә. Каракош ул – Тукайның ачы язмышы, фаҗигасе. Ләкин автор Каракош янында да Тукайның “бөркет” булып калачагына ишарә ясый һәм бу фикерне әсәрдәге герой – Ф.Әмирхан авызыннан әйттерә: “Бөркет булып, үзең җилпе канат”.

Әлбәттә, трагедия булгач, әсәр ниндидер фаҗига белән, ә күп вакыт үлем белән тәмамлана. Ә.Баян да бу принципка тугры кала: әсәр шагыйрьнең үлеме белән бетә. Әмма автор моның белән генә тукталып калмый: кыямәткә таба атлаучы шагыйрьне әнисе белән очраштыра. Ананың шагыйрьгә әйткән сүзләрен укыгач, укучы күңелендә якты хисләр кала:

Гүрдә әнкәң каршыларга насыйп икән,

Юлың мәңге якты булыр һәм мәңге ак,

Мәңге ак!

Димәк, автор Тукайның үз намусына тап төшермичә, милләте өчен җан атып яшәгәнлеген, иҗатының да чиста, саф, керсез булуын расларга тели.

Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасына аерым тукталу кирәк. Әлеге поэма буенча композитор Р.Ахиярова “Тукай мәхәббәте” исемле опера да язды.

Исеменнән үк күренгәнчә, бу драматик поэма (автор аны шулай дип бирә) романтик рухта язылган һәм Тукайны яңа яктан ача торган әсәр итеп кабул ителә. Әлеге поэманың нигезенә Зәйтүнә Мәүлетова исемле туташ белән Тукай арасында булган гыйшык вакыйгасы салынган.

Әсәрнең төп идеясе прологта ук бирелә. Автор: “Минем дә бар үз Тукаем!” – ди һәм өч ачкыч сүз аша Тукайга карата булган хис-кичерешләрен әйтә.


Күңелемдә яши аман

Өч бөек нур эретмәсе:

Шагыйрь, фәрештә, юламан.

Чыннан да, Тукай – талантлы, бөек шагыйрь. Икенчедән, автор аны фәрештә дип атый. Күп әдипләр шундый бөек шәхесләрне “пәйгамбәр” дип атыйлар. Әмма Тукай 27 яшендә вафат була. Пәйгамбәребез Мөхәммәткә (с.г.в) дә пәйгамбәрлек 40 яшендә генә иңгән, димәк, Тукайны Р.Харис берничек тә “пәйгамбәр” дип атый алмый, шуңа да ул аны “фәрештә” дип бирә. “Юламан” – юл күрсәтүче, үрнәк дигән сүз, ягъни автор Тукайны милләтнең юлбашчысы итеп күрсәтә.

Әсәрдә тагын Фәрештә (Газраил), Туайның дуслары: Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй, Г.Камал; Ф.Әмирханның сеңлесе Зәйтүнә, Шүрәле, кечкенә Апуш, карт образлары бар.

Газраил – дини-мифологик образ. Ул поэманың башыннан ахырына кадәр Тукайны сагалап йөри. Газраил ул, белгәнебезчә, кешеләрнең җанын алучы фәрештә. Укучыда бу образ уңай фикерләр уятмый, ләкин Р.Харисның Газраиле андый ук куркыныч түгел. Тукайны төшендә сагалап йөрүче бу Фәрештә шагыйрьгә карата кызгану хисләре дә кичерә:


Яшә, шагыйрь, яшә әле –

шуңа күрә

мин өнеңә кермим,

әлегә төшләреңә генә керәм, - ди ул.

Бу очракта без Газраилнең мәрхәмәтле, аңлаучан, талантлы кешеләрне күрә белүен сизәбез. Шагыйрь поэмада Тукайны югары дәрәҗәдә әхлаклы зат итеп сурәтли. Зәйтүнәгә карата мәхәббәте дә аның саф, чиста, самими. Ләкин ул үз бәхетеннән баш тартырга мәҗбүр, чөнки үзенең гомере кыска икәнен сизә, һаләкәткә таба баруын тоя. Бу әсәрендә Р.Харис күп кенә башка проблемаларны да чагылдыра:

  1. Татар теле һәм әдәбияты, татар язучыларының җәмгыятьтәге урыны мәсьәләсе.

  2. Сәяси проблемалар.

  3. Милләт язмышы.

  4. Әхлак (отышлы уеннар, эчкечелек) һ.б.



Әсәрдәге Шүрәле образы аерым әһәмияткә ия. Тукайның үз Шүрәлесе бар. Ул Тукайга яратырга куша, үз бәхетеннән баш тартмаска киңәш итә. Тукай мәхәббәтен автор “платоник мәхәббәт” дип атый, ягъни бер-береңне читтән генә яратып йөрү. Р.Харис шушы мәхәббәт хисләре аша Тукайның тулы бер образын ача.

М.Әгъләмнең “Тукайдан хатлар” поэмасы композиция төзелеше, эчтәлеге ягыннан бөтенләй башка. Ул тартмалы композиция белән язылган һәм хатлар стиленә якын.

Әсәрдә Тукайның төрле елларда дусларына язган хатлары һәм шул хатларга авторның мөнәсәбәте бирелә. Бу әсәр аша Тукай образы гына түгел, авторның үз фикерләре, үз карашлары һәм үз язмышы да чагыла. Юкка гына М.Әгъләмне “икенче Тукай” димиләр шул, чөнки аларның язмышында гаҗәеп дәрәҗәдә охшашлыклар бар. Әсәр түбәндәге сүзләр белән башлана:


Уйланырга вакыт, тирәлектә

Талкыса да гайбәт сине, мине –

Баш өстендә кояш

Тугъры карый...

Ә калганы аның үзгәрүле.


Шушы бишьюллыкта әсәрнең төп идеясе ачыла да. Автор Тукайны кояш белән чагыштыра. Кояш һәркемне бертигез җылыта, яктырта. Ул һәркемгә гадел. Автор Тукайның да гадел, туры сүзле булуын ассызыклый. Ул, гомумән, күп кенә нәрсәләргә яраклаша белмәгән, үз фикереннән тайпылмаган.

Автор әсәрдә шагыйрь хезмәтен игенче, нефтьче, төзүче, тәнкыйтьче һ.б. хезмәтләр белән чагыштыра. Шагыйрь хезмәтенең дә авыр булуын искәртә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь, фәрештә, юламан...

Миләүшә Нәҗмиева,

фәнни җитәкче: Ф.Ф.Хәсәнова


skazka-pro-vedmu-iz-domika-iz-gorchichnih-zyoren.html
skazka-pro-zolotogo-bichka.html
skazka-rasskazannaya-peterburgom-5-dnej.html
skazka-ribak-vadim-valerevich.html
skazka-s-ekonomicheskoj-moralyu.html
skazka-s-kotoroj-mi-vse-znakomi-s-detstva-eto-odin-iz-osnovnih-zhanrov-folklora-lyubaya-skazka-s-nauchnoj-tochki-zreniya-predstavlyaet-soboj-epicheskoe-prozaicheskoe-chashe-vsego-proizvedenie-s-bitovim.html
  • textbook.bystrickaya.ru/investicionnaya-politika-rossii-pri-perehode-k-rinochnoj-ekonomike-problemi-i-perspektivi.html
  • learn.bystrickaya.ru/glava-chetirnadcataya-perevozbuzhdenie-primitivnoj-lichnosti-ekaterina-vilmont.html
  • upbringing.bystrickaya.ru/mater-vulkana-vi-ne-osmelivaetes-dopustit-i-ne-mozhete-oprovergnut-etidorpa.html
  • report.bystrickaya.ru/iz-istorii-vizitnih-kartochek-4.html
  • testyi.bystrickaya.ru/anketa-kopiya-pasporta-s-originalom.html
  • kontrolnaya.bystrickaya.ru/razdel-2-otoplenie-izmenenie-proektnoj-dokumentacii-na-uchastie-v-aukcione-i-instrukciya-po-eyo-zapolneniyu-3.html
  • essay.bystrickaya.ru/diterihs-m-k-ubijstvo-carskoj-semi-i-chlenov-doma-romanovih-na-urale.html
  • university.bystrickaya.ru/glava-20-t-dzhefferson-parker-bezmolvnij-dzho.html
  • bukva.bystrickaya.ru/prilozheniya-prilozhenie-1-dissertaciya-na-soiskanie-uchenoj-stepeni.html
  • knigi.bystrickaya.ru/referat-poyasnitelnaya-zapiska-diplomnoj-raboti-sostoit-iz-101-lista-soderzhit-12-risunkov-i-5-tablic.html
  • doklad.bystrickaya.ru/uchebnik-dlya-vuzov-3-e-izd-pererab-i-dop-m-yuniti-dana-2002-718-s.html
  • laboratornaya.bystrickaya.ru/referat-kompyuter-i-filosofiya.html
  • literatura.bystrickaya.ru/referat-po-kursu-istoriya-razvitiya-neftegazovogo-dela-tema-gorenie-i-toplivo.html
  • ucheba.bystrickaya.ru/programma-disciplini-informacionnie-sistemi-celevogo-upravleniya-bsc-sistemi-dlya-magisterskoj-programmi-biznes-informatika-napravleniya-080500-68-biznes-informatika.html
  • pisat.bystrickaya.ru/tema-11-mnozhestvennost-prestuplenij-metodicheskie-rekomendacii-po-podgotovke-k-zanyatiyam-s-171-tematika-pismennih-rabot-s-175.html
  • tests.bystrickaya.ru/kompleks-sistemnih-lechebno-ozdorovitelnih-rekomendacij-kompleks-chastnih-lechebno-ozdorovitelnih-metodik-biograficheskaya-spravka-stranica-4.html
  • upbringing.bystrickaya.ru/magnitofon-pristavka-a-v-panfilov-magnitofon-pristavka-dlya-ozvuchivaniya.html
  • universitet.bystrickaya.ru/tematika-i-format-informacionnij-byulleten-50-konkursi-granti-konferencii-noyabr-2009g.html
  • zanyatie.bystrickaya.ru/tema-mif-vimisel-o-pravde-i-pravda-o-vimisle-t-p-gaak-pedagog-dopolnitelnogo-obrazovaniya.html
  • teacher.bystrickaya.ru/glava-3-srednie-sloi-shadanakara-kniga-i-roza-mira-i-eyo-mesto-v-istorii-glava-roza-mira-i-eyo-blizhajshie-zadachi.html
  • paragraph.bystrickaya.ru/lekcionnij-kurs-tema-bolezni-organov-dihaniya-2-chasa-lekciya-1-hronicheskoe-legochnoe-serdce.html
  • institute.bystrickaya.ru/glava-7-vi-gotovi-k-novim-ispitaniyam-v-zone-otchuzhdeniya-horosho-vooruzhennaya-gruppa-bivalih-stalkerov-otpravlyaetsya.html
  • desk.bystrickaya.ru/otraslevaya-programma-orazvitii-informacionnih-i-kommunikacionnih-tehnologij-v-respublike-kazahstan-na-2010-2014-godi-soderzhanie-stranica-7.html
  • turn.bystrickaya.ru/organizacionnie-osnovi-mestnogo-samoupravleniya.html
  • shpargalka.bystrickaya.ru/variant-5-testi-po-istorii-rossii-xix-vek.html
  • urok.bystrickaya.ru/prilozhenie-2-strukturnaya-shema-direktivi-m111-a-g-aleksandrov-institut-problem-upravleniya-im-v-a-trapeznikova.html
  • vospitanie.bystrickaya.ru/znaniya-umeniya-naviki-formiruemie-u-uchashihsya-k-koncu-1-klassa-programma-rassmotrena-na-zasedanii-mo-uchitelej.html
  • ucheba.bystrickaya.ru/posrednicheskie-uslugi-pri-prohozhdenii-administrativnih-procedur-itogi-obsledovanij.html
  • occupation.bystrickaya.ru/na-obsuzhdenie-bili-vineseni-sleduyushie-voprosi-soderzhanie-formi-organizacii-i-tehnologii-v-sisteme-predprofilnogo-i-profilnogo-obucheniya.html
  • urok.bystrickaya.ru/programma-disciplini-kompyuternie-tehnologii-v-upravlenii-chelovecheskimi-resursami-dlya-napravleniya-080200-68-menedzhment-podgotovki-magistra-pravitelstvo-rossijskoj-federacii.html
  • urok.bystrickaya.ru/prilozhenie-n-prikaz-13-07-2006-490-ob-utverzhdenii-i-vvode-v-dejstvie-standarta-oao-rao-ees-rossii.html
  • ekzamen.bystrickaya.ru/referat-po-teme-globalnaya-informacionnaya-set-internet.html
  • zanyatie.bystrickaya.ru/osnovnoe-soderzhanie-i-rezultati-issledovaniya-otrazheni-v-sleduyushih-publikaciyah.html
  • learn.bystrickaya.ru/glava-2-analiz-deyatelnosti-oao-amta-gl-buhgalter-36-yurist-36-buhgalteriya-36-otdel-snabzheniya-i-sbita-36-ptl-36.html
  • report.bystrickaya.ru/i-osnovnie-etapi-razvitiya-periodicheskoj-pechati-stranica-6.html
  • © bystrickaya.ru
    Мобильный рефератник - для мобильных людей.